2016 елда Татарстан агросәнәгать комплексының төп эш нәтиҗәләре турында ТР вице-премьеры –ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә җиткерде.
Киңәшмәне барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, авыл хуҗалыгы продукциясенең тулай җитештерү күләме барлык категорияләрдә дә 237 млрд сумнан артып китә. Бу күрсәткечләр буенча республика Россия төбәкләре арасында лидерлыкта үз позициясен дүртенче урында саклап кала алды.
Узып баручы елда 4,3 млн тонна бөртекле ашлык, шикәр чөгендереннән рекордлы 2,3 млн тонна, 1,4 млн тонна бәрәңге һәм 400 мең тоннадан артык төрле яшелчә җыеп алынды. 200 мең тоннадан артык май өчен рапс һәм көнбагыш орлыгы, шулай ук 400 мең тонна бөртеккә кукуруз уңышы алынды.
Терлек азыгы әзерләү буенча уңышлы эш башкарылды: бер баш шартлы терлеккә 26,6 центнер азык. Алдагы кышка бу артыгы белән җитәчәк, дип ассызыклады Марат Әхмәтов.
Техник яктан яңарту программалары ярдәмендә ТР авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тарафыннан 6 млрд сумнан артык бәягә 6 мең берәмлек техника сатып алынды.
Терлекчелек өлкәсендә 486,2 мең тонна (103,8%) терлек һәм кош ите сатылган, 1 млн 765 мең тонна (101%) сөт җитештерелгән.
Марат Әхмәтов бүген республика авыл хуҗалыгы халыкны үзенең сыйфатлы продукциясе белән тулысынча тәэмин итә, дип белдерде.