Рөстәм Миңнеханов Emaar Properties компаниясе (БГӘ) башлыгы Мөхәммәд Алаббарны Татарстан Республикасына чакырды

2017 елның 3 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Дубайда (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) Emaar Properties компаниясе башлыгы Мөхәммәд Алаббар белән очрашты.

Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Дубайда эш сәфәрендә. 

Emaar Properties компаниясе сәүдә үзәкләре, халыкара дәрәҗәдәге отельләр, офис үзәкләре һәм башкаларны төзү белән шөгыльләнә. Компания "Бурдж Халифа" - дөньядагы иң биек бинаны төзегән, шулай ук дөньядагы иң зур сәүдә үзәкләренең берсе "Дубай Молл" операторы. 

Компания базарда инде 19 ел эшли, аның вәкиллекләре 11 илдә бар (Һиндстан, Марокко һәм башкалар), аның баш офисы Дубайда урнашкан. 

Компания дәүләт-шәхси партнерлык нигезендә проектларны гамәлгә ашыра. Компаниянең 30 % дәүләт милке дип исәпләнә, 70 % - акционерларныкы. 

Очрашуда Рөстәм Миңнеханов һәм Мөхәммәд Алаббар үзара файдалы хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләштеләр. 

Мөхәммәд Алаббар кыскача компания мөмкинлекләре һәм тарихы турында сөйләде. Компания үзенең үсеш стратегиясен гамәлгә ашыруны бизнесны үстерү һәм "киләчәк акыллы шәһәрләр" төзүдә күрә. 

Рөстәм Миңнеханов Emaar Properties башлыгын Татарстан Республикасына чакырды. Нәтиҗәдә Мөхәммәд Алаббар девелопмент өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлекләрен билгеләү өчен Казанга килүе турында килешенде. 

Очрашуда ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башка рәсми затлар катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International