Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәймиевка бертуган апасы Дөргалия вафатына бәйле рәвештә кайгысын уртаклашу телеграммасы җибәрде

2017 елның 3 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка бертуган апасы Дөргалия Шәрип кызы вафатына бәйле рәвештә кайгысын уртаклашу телеграммасы җибәрде.

Дөргалия Шәрип кызы Фәрдиева бүген, 2017 елның 3 гыйнварында, 97 нчы яшендә дөнья куйды.

 «Хөрмәтле Минтимер Шәрипович! Апагыз Дөргалия Шәрип кызы вафатына бәйле рәвештә тирән кайгыгызны уртаклашам, – диелә телеграмма текстында. – Туганнарын якын күрүче апа, балаларын сөюче әни, тыл ветераны, тыйнак хезмәт сөючән кеше – бу буын хатын-кызлары җилкәсенә сугыш елларының һәм аннан соңгы елларның бөтен авырлыклары да төшкән, нәкъ менә шундый кешеләр безнең җәмгыятьнең таянычы да инде. Ул –әтиегез Шәрип абзыйның лаеклы кызы да. Аны белгәннәрнең күңелендә аның турыда һәрвакыт якты истәлек сакланыр. 

Туган җиренә тугры калып, Дөргалия ханым – бөтен гомерен үз авылында  дөньяның бар киңлеген тоеп яшәгән, һәркемгә ачык йөзле кеше иде. Туфрагы җиңел, урыны оҗмахта булсын.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International