Рөстәм Миңнеханов «Сетевая компания» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиевның әнисе Дөргалия Фәрдиева вафатына бәйле рәвештә кайгысын уртаклашты

2017 елның 3 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сетевая компания» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиевка әнисе Дөргалия Фәрдиева вафатына бәйле рәвештә кайгысын уртаклашу телеграммасы җибәрде.  

Дөргалия Шәрип кызы Фәрдиева бүген, 2017 елның 3 гыйнварында, 97 нче  яшендә дөнья куйды.

 «Хөрмәтле Илшат Шәехович! Кадерле кешегез – әниегез Дөргалия Шәрип кызы вафат булуга бәйле рәвештә чын күңелемнән тирән кайгыгызны уртаклашам, – диелә телеграмма текстында. – Әни кеше дөньядан киткәч, ничә генә яшеңдә булсаң да, ятим каласың. Барыбызның да күңелендә ул мәңгегә якты йөзле, тыйнак, тормышның барлык сынауларын сабырлык белән кабул итүче тырыш кеше булып истә калачак.

Кайгыгызны чын күңелдән уртаклашам. Авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмах түрендә булсын.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International