Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Раштуа бәйрәме уңаеннан КОТЛАВЫ

2017 елның 6 гыйнвары, җомга

Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!

Сезне чын йөрәктән Раштуа бәйрәме уңаеннан тәбрик итәм!

Вифлеем йолдызының ягымлы нурлары бик күп гасырлар элек Коткаручының тууы турында хәбәр бирде, бүген дә ул дөньядагы барлык христианнарның күңеленә яктылык, иман, өмет һәм сөю өстәп тора. Раштуа  миһербанлылык, Ана булу бәхете кебек олы хисләр белән сугарылган,  ул безгә шәфкатьлелек һәм гаделлек, рухыбызның мәңге какшамас нигезләре   турында һәрчак искәртеп тора.

Ислам һәм башка традицион диннәр белән беррәттән, җәмгыятьнең рухи-әхлакый үсешендә төп этәргеч көчләрнең берсе православие булып торган Татарстанда Раштуа һәрчак дуслык-татулык, аңлашу-хөрмәт, киң күңеллелек белән бәйрәм ителә. Һәр ел саен Чыршы бәйрәмнәре, хәйрия кичәләре һәм хәйрия концертлары уздыруның социаль һәм мәдәни-мәгърифәти әһәмияте гаять зур.

Узган елның бик күп күренекле вакыйгалары православие динен тотучыларның һәм барлык татарстанлыларның  хәтерендә сакланачак. Республикага Мәскәүнең һәм Бөтен Русиянең Изге Патриархы Кирилл килде, ул Богородица монастыреның яңадан төзеләчәк Казан Мәрьям Ана иконасы соборы нигезенә  истәлек ташы куюда катнашты. Бөтен дөньяда мәшһүр бу изге гыйбадәтханәне торгызу эшләренең   Болгар ислам академиясе төзелеше белән бергә башлануы бик тирән мәгънәгә ия.

Республикадагы иске йола белән дин тотучылар тормышында да тарихи вакыйга булды. Татарстан башкаласында, яңадан төзелүче кафедра соборы каршында, Рус Православие Иске йола Чиркәвенең элеккеге Җитәкчесе, Казанда туган митрополит Андрианга һәйкәл ачылды. Бу зур тантанада хәзерге митрополит Корнилий катнашты.

Киләсе ел да шундый ук игелекле гамәлләргә, изге эшләргә бай булыр, һәрберебез Татарстан җәмгыятенең рухи үсешенә үзеннән хәл кадәренчә өлеш кертер дип ышанам.

Бәйрәм күңелле узсын, якты өметләр, илгә-көнгә иминлек, муллык һәм бәхет алып килсен!

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International