Рөстәм Миңнеханов Казан һәм Татарстан митрополиты Феофанны Раштуа белән котлады

2017 елның 6 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Рус Православие чиркәвенең Татарстан митрополиясе башлыгы Казан һәм Татарстан митрополиты Феофанны Раштуа бәйрәме белән котлады.

«Сезне, Татарстан Республикасы православие руханиларын чын күңелдән Раштуа бәйрәме белән котлыйм. Башка фикердәге кешеләргә карата христиан динендәге сабырлык һәм ихтирам, тынычлык өчен һәм халыкның иминлеге өчен хезмәттәшлек итәргә әзер булу традицияләре хәзерге вакытта да безнең күпмилләтле илдә иҗтимагый бердәмлекнең мөһим фактор булып тора, - диелә телеграмма текстында. - Раштуа – Россиядә елдан-ел киңрәк бәйрәм ителә торган матур, якты бәйрәм. Ул россиялеләр берләшүендә һәм күпмилләтле җәмгыятьтә дуслык рухын булдыруга, халыклар арасында хезмәттәшлек итүгә тагын бер күркәм сәбәп. Сезгә сәламәтлек, күтәренке рух, игелекле эшләр кылу юлында уңышлар телим.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International