Рөстәм Миңнеханов "Салават Күпере" торак комплексында төзелүче объектларны карады

2017 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров районындагы "Салават күпере" торак комплексында булды. 

Татарстан Президентын торак комплекс территориясендә объектлар төзелеше этаплары белән таныштырдылар, агымдагы эшләр барышы һәм күп катлы торак йортларны сафка кертү вакыты турында сөйләделәр. 

Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар 12, 11, 10, 13 нче номерлы кварталларны карадылар. 

Объектларның кайберләренең әзерлек дәрәҗәсе югары. 

Рөстәм Миңнеханов, аерым алганда, объектларда эшчеләр саны җитмәүгә игътибар итте һәм йортлар төзелешен тизләтергә өндәде. Ул искәрткәнчә, "Салават Күпере" ндәге кайбер йортларны сафка кертү вакыты күптән узган, фатир көтүче кешеләр хаклы рәвештә канәгатьсезлек белдерәләр. 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләгәнчә, гражданнар аңа социаль челтәрләр аша, "Салават Күпере" ндә торак төзү барышына игътибар итүне сорап, мөрәҗәгать итә.

Бүгенге көнгә вәзгыять турында Казан шәһәренең капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Марат Сәмигуллин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТРК министры Ирек Фәйзуллин, Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин һәм башкалар хәбәр итте. 

Татарстан Президентын ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов, ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе вәкилләре, "Ак Барс" холдинг компаниясе" ААҖ генераль директоры Иван Егоров, "Казан җитештерү-төзелеш берләшмәсе" генераль директоры Равил Җиһаншин һәм башкалар озата йөрде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International