Татарстан Россиядә 2016 елгы көзге чакырылышны оештыру һәм уздыру буенча алда бара

2017 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

2016 елгы көзге чакырылыш кампаниясе барышында хәрби хезмәткә 152 мең кеше чакырылган. Бу хакта бөтенроссия видеоконференцэлемтә форматында узган матбугат конференциясендә РФ ХК Генштабының Баш оештыру-мобилизацияләү идарәсе башлыгы, РФ ФК Генштабы башлыгы урынбасары, генерал-полковник Василий Тошканкуров сөйләде. Анда шулай ук Татарстаннан хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе рәисе, ТР Премьер-министры урынбасары Алексей Песошин һәм республиканың хәрби комиссары Сергей Погодин катнашты.

2016 елның октябрь-декабрь айларында Татарстанда 4 меңнән артык кеше хәрби хезмәткә чакырылган.

“15 ел элек хәрби хезмәткә югары белемле гражданнар якынча 3% чакырылса, хәзер бу күрсәткеч 19%тан артык тәшкил итә. Татарстан монда алдынгылар рәтендә. 2016 елның көзендә хәрби хезмәткә чакырылучыларның  26,5% югары уку йортларында укуларын тәмамлаганнар”, - дип хәбәр итте Василий Тошканкуров.

“Закон буенча аларга 1 ел хезмәт итүне яисә контракт буенча 2 ел хезмәт итүне сайлау хокукы бирелә. Югары белемлеләрне, кагыйдә буларак, белгечләр әзерләү өчен хәрби частьләргә җибәрәбез. Ә иң сәләтлеләрен – фәнни роталарга”, - диде ул.

Хәрби хезмәткә чакырыласы студентларның сәламәтлеген студентлар медполиклиникаларында тикшереп торалар. Күп студентлар спорт белән шөгыльләнә. Моннан тыш, югары уку йортын тәмалап, хәрби хезмәтне узучылар белән очрашулар уздырыла.  Иң кызыгы шунда, аларның күбесе контракт буенча хезмәт итәргә кала.

Хәрби хезмәткә чакырылучыларның махсус фәнни роталарга эләгү мөмкинлеге бар. Аларны хәрби хезмәттән соң эшкә теләп алалар. “Безнең сәнәгать гигантлары – Казан авиация заводы, “КАМАЗ”, Оргсинтез, Түбәнкаманефтехим кебек предприятиеләр аларга эш урыннары тәкъдим итәләр”, - дип ассызыклады Алексей Песошин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International