Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры Максим Орешкин белән очрашты.
Очрашу «Гайдар форумы» VIII халыкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында узды.
Рөстәм Миңнеханов әңгәмә барышында министрга республиканың икътисадый үсеше, федераль максатчан программаларнының үтәлеше, Татарстан территориясендә эре инвестицион проектларны гамәлгә ашыру турында хәбәр итте.
Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты РФ Икътисадый үсеш министрына 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру чаралары планы хакында да мәгълүмат бирде.
Моннан тыш, яклар Россия махсус икътисадый зоналары арасында иң яхшыларның берсе – «Алабуга» МИЗны киләчәктә үстерү турында да фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы ягыннан очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов, «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы» ДУП генераль директоры Яков Геллер һәм «Алабуга» СҖТ МИЗ» АҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев катнашты.