Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Нидерландия Корольлегенең РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Регина Вероника Мария Джонс-Бос белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Россия-Нидерландия мөнәсәбәтләре кысаларында Нидерландия белән хезмәттәшлекне үстерергә тели.
Үткән ел тышкы товар әйләнеше кимүгә һәм якынча 2,5 млрд. АКШ доллары тәшкил итүгә кармастан, Нидерландия Корольлеге республиканың чит илләрдән килгән икътисадый партнерлары арасында алдынгы урыннарда тора, диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан Голландия фирмалары белән АСК, сәламәтлек саклау, машина төзелеше, нефть химиясе, мәгълүматлаштыру һәм IT өлкәләрдә, банк һәм инновацион юнәлешләрдә һәм башка тармакларда хезмәттәшлек итә.
«Шулай ук без "Алабуга" һәм "Иннополис" махсус икътисадый зоналарына Голландия бизнесын җәлеп итәргә телибез, – диде Татарстан Республикасы Президенты. – Сезнең ил компанияләре бу һәм башка Татарстан проектлары белән кызыксынырлар дип уйлыйм».
Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Регина Джонс-Бос Татарстан-Нидерландия хезмәттәшлеген киләчәктә дә киңәйтү өчен мөмкинлекләр турында фикер алыштылар.
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов һәм Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.