Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Тинькофф Банкына нигез салучы һәм аның Директорлар советы рәисе Олег Тиньков белән очрашты.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Олег Тиньков Татарстан Республикасы белән Тинькофф Банкы арасында финанс технологияләрен үстерү өлкәсендәге хезмәттәшлек турында фикер алыштылар. Яклар республика территориясендә Тинькофф эшләнмәләре үзәген ачу перспективаларына аерым игътибар бирделәр.
Очрашу Тинькофф Банкының Мәскәүдәге штаб-квартирасында узды.