2016 елда Татарстанда пенсияләр һәм пособиеләр түләүгә 173 млрд сум акча сарыф ителгән. Бу 2015 елдагыдан 9 млрд сумга (5,5 процентка) артыграк.
Бүген Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге коллегиясе утырышында шундый мәгълүмат бирелде.
Коллегиянең ел йомгакларына багышланган утырышында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Коллегия алдыннан республиканың пенсия бүлеге офислары буйлап экскурсия уздырылды. Хөкүмәт башлыгын Пенсия фонды эшендә кулланылышта булган инновацияләр белән таныштырдылар һәм электрон хезмәтләр комплексын кертүдәге уңышлары турында сөйләделәр.
Коллегия утырышында билгеләп үтүләренчә, 2016 елда 64 меңнән артык пенсия билгеләнгән, 24,5 мең ана капиталы сертификаты тапшырылган. Ел дәвамында пенсияләр 2 тапкыр индексацияләнде: 1 февральдән иминият пенсияләре 4 процентка индексацияләнде, 1 апрельдән – шул ук күләмдә социаль пенсияләр.
Хәзерге вакытта республикада картлык буенча айлык пенсия уртача 12,6 мең сум тирәсе исәпләнә. Татарстанда исә 1 млн 121 меңнән артык пенсионер бар.
Эдуард Вафин белдергәнчә, Россиянең пенсия системасы индексацияләүнең элеккеге тәртибенә кайтачак.
5 мең күләмендәге бер тапкыр түләү Татарстан халкына күчерелә башлады.
Татарстан буенча бер тапкыр түләүнең гомуми суммасы 5 млрд 800 млн сум тәшкил итә.