Илдар Халиков Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге хезмәткәрләренә 2016 елдагы уңышлы эшләре өчен рәхмәт белдерде

2017 елның 13 гыйнвары, җомга

Узган 2016 елны Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге яхшы күрсәткечләр белән төгәлләде.

Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге  координация советының киңәйтелгән утырышында белдерде.   

Утырышның төп темасы – “Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлегенең 2016 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2017 елга бурычлар турында”.

Илдар Халиков билгеләгәнчә, 2016 елда пенсия түләүгә үз акчабыз белән тәэмин ителеш дәрәҗәсен 63%ка арттыру мөмкин булды, 2015 елда 60% иде.

ТР Премьер-министры кыскача республикада гомуми социаль-икътисади вазгыять турында, узган ел нәтиҗәләре хакында искә төшерде. Тулай төбәк продукты (ВРП) 2016 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда 1 трлн 941 млрд сум тәшкил итте, яисә 102,5%.

Уртача хезмәт хакы күләме буенча Татарстан Идел буе федераль округы төбәкләре арасында алда бара. “Ә пенсия буенча Татарстан  Идел буе федераль округы төбәкләре арасында бары тик алтынчы урынны били. Монда уйланырлык урыннар бар – Пенсия фондына да, салым органнарына да, һәм миңа бу хәлне җентекләп анализ ясап тәкъдим итүегезне сорыйм”, - диде Илдар Халиков.

Татарстан Премьер-министры Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлегенең эшчәнлеген уңай бәяләде. 2016 елдагы уңышлы эшләре өчен барысына да рәхмәт белдерде.

Утырыш азагында Илдар Халиков алдынгы хезмәткәрләргә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International