Татарстан Республикасында 2017 елда җәмәгать урыннарын үстерүгә 2 млрд. сум салынган

2017 елның 14 гыйнвары, шимбә

Татарстан Республикасында 2017 елга күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасында, Кайбыч һәм Чүпрәле районнарыннан гайре, 43 муниципаль район катнаша. 2017 елда барлыгы 998 күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясалачак.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.  

Ирек Фәйзуллин искәрткәнчә, РФ Торак кодексы нигезендә 2017 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе субъектының дәүләт хакимияте органнары капиталь ремонт буенча төбәк программасын гамәлгә ашыруның кыска сроклы планы буенча эшләргә тиеш, ягъни өч еллык срокка һәм һәр ел саен күрсәткечләр шушы срок кысаларында бүленергә тиеш, шуңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары проекты әзерләнде һәм хәзерге вакытта ведомствоара килештерү уза.

Аннары Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры 2017 елда кайбер объектларга планлаштырылган капиталь ремонт программаларын гамәлгә ашыру турында җентекләп сөйләде.   

10 һөнәри белем оешмасына (колледжга) ремонт каралган. Финанслау күләме 671,16 млн. сум тәшкил итә.

2017 елда 44 мәдәният учреждениесенә капиталь ремонт ясалачак (финанслау күләме – 338,2 млн. сум).

Моннан тыш, 29 яшүсмерләр клубына (финанслау күләме - 100 млн. сум), 42 муниципаль берәмлекләрнең җирлекләре советлары бинасына (98,45 млн. сум), шулай ук 28 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенә (121,3 млн. сум) капиталь ремонт көтелә.

2017 елда Газлаштыру фонды биш программаны гамәлгә ашырырга җыена.  Бу шул исәптән авылларны су белән тәэмин итүне яхшырту программасы. Республика торак пунктларында 278,28 км су белән тәэмин итү челтәре, 29 су җыю манарасы һәм 36 артезиан скважинасы кору карала.

Моннан тыш, авылларда яктыртуны торгызу кысаларында якынча 12,3 мең яктырткыч, 304 исәпкә алу щиты кую, 417 км электр линиясе сузу планлаштырыла.

Татарстан Республикасы районнарында җәмәгать киңлекләрен үстерүнең яңа программасы гамәлгә ашырылачак, ул «Парклар һәм скверлар» һәм «Су саклау зоналарын төзекләндерү» программаларын берләштерәчәк. 2017 елда бу программага Татарстан Республикасы бюджетыннан 2 млрд. сум бүлү каралган – 45 муниципаль берәмлектә 57 объект.

Быел «Уңайлы мохит» прогаммасы кысаларында системалы эш дәвам итәчәк.  106 объектны җайлаштыру карала, шул исәптән 10 гомуми белем оешмасын (5 мәктәп һәм 5 мәктәпкәчә балалар учреждениесе), гомуми суммасы –  120,87 млн. сум.

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин шулай ук хәбәр иткәнчә, якын көннәрдә «Салават Күпере» торак микрорайонында ике күп фатирлы йортны файдалануга тапшыру көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International