Рөстәм Миңнеханов: Хакимлек итүче партия статусы "Бердәм Россия" дән халык алдында аеруча җаваплылык таләп итә

2017 елның 14 гыйнвары, шимбә

Бүген "Кортсон" кунакханә комплексы мәйданында "Бердәм Россия" Бөтенрәссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең XXVI конференциясе узды. Анда узган дүрт елдагы эшчәнлеккә нәтиҗәләр чыгарылды.

Конференция эшендә Татарстан Республикасы Президенты, "Бердәм Россия" партиясенең Югары советы әгъзасы Рөстәм Миңнеханов, "Бердәм Россия" партясе Генераль советы Секретаре, Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Сергей Неверов, "Бердәм Россия" БСП ТТБ Секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасыннан РФ Дәүләт Думасында депутатлар һәм бөтен республикадан 300 гә якын делегат катнашты.  

Республикадагы конференция партиянең 1637 беренчел һәм 45 җирле бүлекчәләрендә узган хисап-сайлау кампаниясен тәмамлый.

Төп доклад белән "Бердәм Россия" БСП ТТБ Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, узган чорда партянең республикадагы төбәк бүлегенең эшчәнлеге мөһим вакыйгаларга һәм уңай конструктив эшкә бай булды.

"Без федераль һәм төбәк дәрәҗәләрдәге бөтен сайлауларда уңышлы катнаштык. Бу сәяси цикл республикада 2014 елда башланды һәм ТР Дәүләт Советының бишенче чакырылышын формалаштырудан башланды. "Бердәм Россия" 84,2 процент тавыш яулады һәм 100 мандаттан 83 ен алдылар", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул искәрткәнчә, 2015 елда Татарстан Президенты сайланды. "Безнең кандидат Рөстәм Нургали улы Миңнеханов сайлаучыларның 94,4 проценты тавышларын яулады, - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе. - Шул ук вакытта республика муниципаль берәмлекләренең вәкиллек органнарына депутатлар сайлаулары узды. "Бердәм Россия" - 79,2 процентка иреште". 

Закон чыгару вертикален яңарту узган ел сентяберендә җиденче чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлау белән тәмамланды. Ул ассызыклаганча, Татарстан тарихында тәүге мәртәбә республикадан сайланган бөтен 15 депутат - "Бердәм Россия" сәяси партия вәкилләре. 

"Ирешелгән нәтиҗәләр татарстанлыларның ил һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге үткәрүче юнәлешкә ышанычларын исбатлый", - дип билгеләде Фәрит Мөхәммәтшин. 

Рөстәм Миңнеханов чыгышында ассызыклаганча, әлеге конференция - Татарстанның иҗтимагый тормышында әһәмиятле вакыйга.

"Партиянең 15 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгарып, Россия Президенты Владимир Путин "Бердәм Россия" нең ил сәяси тормышындагы төп ролен ассызыклады. Әлбәттә, гомумроссия дәрәҗәсендәге казанышларда Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге күп санлы һәм бердәм Татарстан тәбәк бүлеге өлеше гаять зур. Бу эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген соңгы сайлаулар нәтиҗәләре дә күрсәтә", - диде Татарстан Президенты. 

Шуннан Рөстәм Миңнеханов кыскача 2016 елда республика кзаанышлары турында хәбәр итте. "Сәнәгать җитештерү индексы 103,5-103,6 процент, тулаем тцбщк продукты 2 трлн. сумга якынлаша, - диде ТР Президенты. - Зур проектларны гамәлгә ашыру дәвам ителә: Кама инновацион территолриаль-җитештерү кластеры, "Алабуга" махсус икътисадый зонасы, яңа шәһәр Иннополис һәм "Иннополис" МИЗ, һәм башка индустриаль һәм сәнәгать мәйданчыклары". 

"Безнең үзгәрмәүче өстенлегебез - икътисадый үсеш нигезендә социаль өлкәне үстерү. Без сәламәтлек саклау системасы һәм спортны, фән һәм мәгарифне камилләштерү, безнең күп милләтле мәдәниятыбыз ролен арттыру, татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсен арттыру буенча нишләргә икәнен ачык күрәбез. Һәр бу юнәлеш буенча җитди эш алып барылуы һәм чын уңышлар булуы мөһим", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

ТР Президенты сүзләренчә, сәяси вәзгыять даими рәвештә үзгәреп тора, шуңа бәйле партия алдындагы бурычлар да үзгәрә. "Хакимлек итүче партия статусы "Бердәм Россия" дән халык алдында аеруча җаваплылык таләп итә. Кешеләргә якын булу мөһим, алар белән дуслыклы һәм конструктив әңгәмә алып барырга, иҗтимагый оешмалар белән багланышта булырга мөһим. Әлеге хезмәттәшлек партнерлык һәм традицияләргә һәм гражданнар интситутлары керткән өлешкә ихтирам белән карауга нигезләнә", - дип ышанып әйтте Татарстан Президенты.

 Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, иҗтимагый күзәтчелекнең төрле формаларын активрак кулланырга кирәк. 

"Республикада гамәлгә ашырылучы программалар һәм проектлар күбесенчә иҗтимагый ярдәмгә, гражданнарныэ кушылуы һәм катнашына нигезләнә. Иҗтимагый әһәмиятле инициативалар үсеше һәрвакыт партия эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешләренең берсе булды һәм булачак, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Шул ук вакытта республика партия оешмасына республика казанышлары турында ешрак сөйләргә кирәк. Һәм сайлау чорында гына түгел. Бигрәк тә парламент трибунасын бу максатта дөрес куллану әһәмиятле". 

Чыгышы ахырында ТР Президенты конференциядә катнашучыларга эшләрендә алга таба уңышлар теләде. "Ышанам ки, сез эшегез белән алга таба да татарстанлыларның олы ышанычын акларсыз", - дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International