Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы башлыгы вазифаларын башкаручы Алибеман Эгбали Зарч белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында Илдар Халиковның эш кабинетында узды.
Илдар Халиков кунакларны сәламләп, Иранның элеккеге Президенты Али Акбар Хашеми Рафсанджаниның вафаты уңаеннан кайгы уртаклашты.
ТР Премьер-министры билгеләгәнчә, быел Иранның Казандагы консуллыгы ачылуына 10 ел булачак. Бу вакыт эчендә без икътисади һәм сәяси элемтәләрне ныгытуда күп эшләр башкара алдык, дип ассызыклады Илдар Халиков.
Әңгәмә барышында очрашуда катнашучылар Россия-Иран мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан һәм Иран арасындагы ике яклы хезмәттәшлекне алга таба үстерүне расладылар.