Татарстанның 2016 елда тышкы сәүдә әйләнеше 3,5 млрд доллар тәшкил иткән

2017 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

Татарстанның тышкы сәүдә әйләнеше 2016 елда 3,5 млрд АКШ доллары тәшкил иткән. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта республика таможнясы башлыгы, таможня хезмәте генерал-майоры Альберт Мавликов белдерде.

“2016 елда Татарстанның тышкы сәүдә әйләнеше 3 млрд 520 млн доллар тәшкил итте. Бу 2015 елдагыдан 22 %ка азрак. Сәүдә әйләнеше АКШ долларларында исәпләнгәнгә, сәүдә әйләнешендә моны җитди кимү дип булмый. Аның сәбәпләре берничә, шул исәптән доллар курсы тирбәнеше дә. Татарстан таможнясы былтыр чик аша төрле товар керткән-чыгарган 995 оешманы теркәде”, – дип билгеләде  таможня башлыгы Альберт Мавликов.

Татарстан таможнясы хезмәткәрләре тарафыннан административ хокук бозулар турында 1346 эш кузгатылган, шулай ук алты җинаять эше, дип хәбәр итте ул.

Альберт Мавликов сүзләренчә, Татарстан таможнясы 2016 елда федераль бюджетның табыш өлешенә 24 млрд 347 млн сум күчергән. Бу 2015 елга караганда 2 млрд сумга күбрәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International