Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне котлады

2017 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстанның беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Республиканың тарихи һәм мәдәни ядкәрләрен яңадан торгызу фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиевкә  80 яшьлек юбилее алдыннан котлаулар килә.

Юбилее белән Минтимер Шәймиевне Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко котлады.

“Хөрмәтле Минтимер Шәрипович, Сезне 80 яшьлегегез белән ихлас котлыйм, - диелгән котлау телеграммасында. - Берарусьта Сезне зирәк һәм алдан күрүчән сәясәтче буларак бәялиләр. Татарстанның социаль-икътисади уңышлары, төбәктәге тынычлык һәм тотрыклылык Сезнең исемегез белән аерылгысыз бәйле. Сезнең ярдәмчел булуыгыз, тормыш тәҗрибәсе, дәүләт эшләрендә үлчәп эш йөртү белүегез хөрмәт уята. Ышанам,  Сезнең ярдәмегез бәрабәренә Беларусь Республикасы белән Татарстан Республикасы арасындагы элемтәләр алга таба да дәвам итәчәк.  Сезгә, Минтимер Шәрипович, нык сәламәтлек һәм яшәү көче, озын гомер һәм алга куелган барлык планнарның тормышка ашуын ихлас күңелдән телим”.

Котлау телеграммасын Минтимер Шәймиевкә шулай ук Беларусь Республикасының  Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Игорь Петришенко да җибәргән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International