Минтимер Шәймиевне 80 яшьлеге белән "ЛУКОЙЛ" нефть компаниясе Директорлар советы рәисе Валерий Грайфер котлады

2017 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

“ЛУКОЙЛ” нефть компаниясе Директорлар советы рәисе Валерий Грайфер Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне 80 яшьлек юбилее белән котлады.

“Кадерле Минтимер Шәрип улы! Мин ышанам, Сез Татарстан һәм бөтен Россия хезмәтчәннәреннән күп ихлас җылы сүзләр ишетерсез. Сезнең Ватанның иминлеген һәм тотрыклылыгын саклауда куйган эшчәнлегегезнең мөһимлеген бәяләп бетерү мөмкин түгел, -диелә котлау телеграммасында. - Минем буын Сезне кешеләр мәнфәгатен тыныч һәм тирәнтен кайгыртучы кеше һәм лидер буларак кабул итә. Сезнең юбилей Сезне белгән барлык  кешеләр тарафыннан билгеләп үтеләчәк. Оештыручы һәм иҗат итүчегә бәхет һәм иминлек телим!”.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International