Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне 80 яшьлеге белән “Газпром” ГАҖ идарәсе рәисе Алексей Миллер котлады

2017 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне 80 яшьлеге белән “Газпром” ГАҖ идарәсе рәисе Алексей Миллер котлады.

“Хөрмәтле Минтимер Шәрипович! “Газпром” ГАҖ идарәсе һәм шәхсән үз исемемнән Сезне 80 яшьлегегез белән котлыйм. Күп еллар Татарстан башлыгы буларак  Сез төбәкнең сәнәгать, фәнни, кадрлар потенциалын үстерү һәм саклау, гражданнар тормышының югары стандартларын тәэмин итү, инновацион һәм перспективалы проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләрен уңышлы хәл иттегез. Сезнең эшчәнлегегез зур хөрмәткә лаек һәм яңа казанышларга илһамландыра.

Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, күңел көрлеге һәм яңа уңышлар телим”.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International