Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне 80 яшьлеге белән котлады

2017 елның 20 гыйнвары, җомга

Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне 80 яшьлеге белән котлады.

“80 яшьлегегез белән чын күңелдән котлыйм, гомерегезнең һәр яңа елы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек алып килсен, - диелә котлау текстында. – Сез безнең өчен кадерле һәм абруйлы кеше, мин Сезнең эшчәнлекне, Төркия – Татарстан һәм Төркия – Россия мөнәсәбәтләрен дәвам иттерүгә һәм ныгытуга юнәлтелгән ярдәмегезне хуплап, күзәтеп барам. Без һәрвакыт Сезне, нигезе Сез җитәкчелек иткән вакытта ук салынган, туганлыгыбызны ныгыту һәм тыгыз хезмәттәшлек архитекторларының берсе буларак рәхмәт белән искә алабыз. Төркия һәм Татарстан арасындагы нигезле дустанә мөнәсәбәтләр барысы өчен дә үрнәк була ала. Ышанам, безнең дуслык һәм тугандашлык халыкларыбызның уртак тырышлыгы белән тагын да югарырак биеклеккә җитәр. Сезгә бу истәлекле көндә нык сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телим”.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International