Татарстанга эш сәфәре белән Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм Ингушетия Башлыгы Юныс-Бәк Евкуров килде

2017 елның 20 гыйнвары, җомга

Бүген Татарстан Республикасына кыска вакытлы эш сәфәре белән Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм Ингушетия Башлыгы Юныс-Бәк Евкуров килде.

«Казан» халыкара аэропортында кунакларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды. 

Михаил Бабич һәм Рөстәм Миңнеханов, Идел буе федераль округының бер төбәге буларак, Татарстан Республикасының социаль-икътисадый күрсәткечләре турында фикер алышачаклар һәм кайбер проектларны гамәлгә ашыру адымнарын билгеләячәкләр дип көтелә. 

Моннан тыш, эш сәфәре максатларының берсе – Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевны 80 яшьлек юбилее белән котлау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International