Татарстанның нефть-газ химиясе комплексы җитештерүне арттырды һәм керемне 954 млрд сумга җиткерде

2017 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстанның нефть-газ химиясе комплексының төп предприятиеләре  елда җитештерү күләмен 4,4 процентка арттырды. Шуннан керем күләме 954 млрд. сумнан артты - үсеш 5 %. Бу хакта бүген «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин холдингның Директорлар советы утырышында хәбәр итте. 

Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды, аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. 

Рафинат Яруллин белдергәнчә, мондый югары күрсәткечләргә "Татнефть" ГАҖ һәм "Аммоний" комплексы нәтиҗәләре хисабына ирешеп булды. Моннан тыш, җитештерү һәм керем артуын «Түбән Кама нефть химиясе», «Казаноргсинтез» предприятиеләре тәэмин итте. Үсеш темплары лидерлары - «Нәфис Косметикс» һәм Түбән Кама тоташ металл кордлы шиналар заводы. 

Татарстанның берләштерелгән бюджетына 51 млрд сум тирәсе кертелде. Табыш артуы шартларында, «Татнефть», «НРәфис Косметикс», «Түбән Кмама техуглерод» предприятиеләре түләүләре артты. 

«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында шулай ук Татарстанның Технологик үсеш агентлыгы, ETI MADEN I.G.M. Төркия компаниясе, Кама кабель заводы, Екатеринбургтан «3А Инжиниринг» компаниясе белән хезмәттәшлек мөмкинлеге турында мәгълүмат тыңланды.   

«Татнефть» ГАҖ 2016 елда 28 млн 333 мең тонна нефть чыгарды, бу 2015 елдагыдан 5 процентка артык. Шулардан 55 процентны (15,7 млн. тонна) компания «ТАНЕКО» һәм «ТАИФ-НК» предприятиеләренә эшкәртүгә җибәрде.

«ТАНЕКО» нефть эшкәртү заводы бер елда продукция күләмен 2 % арттырды -  9 млн тоннага җиткерде. Комплекста ЭЛОУ-АВТ-6 - яңа җайланманы төзү эше актив бара. Рафинат Яруллин 2016 елда Татарстанныд нефть-газ химиясе комлексында иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе дип "ТАНЕКО" да акрынайтылган кокслау җайланмасын эшләтеп җибәрүне атады. 

«ТАИФ-НК» производство күләмен узган ел дәрәҗәсендә саклады. Дизель ягулыгын, туры куу бензинын һәм вакуумлы газойлны җитештерү күләме артты. Дүртенче кварталда автомобиль бензиннарын җитештерү 24 процентка кимеде.

2017 елда эре вакыйгалар «ТАИФ-НК» тирән эшкәртү комплексын эшләтеп җибәрү һәм «ТАНЕКО» да автобензиннарны җитештерүне башлау булачак дип көтелә.

Шул ук вакытта Россиядә узган елда нефть продукциясен җитештерү рентабельлеге кимүе дәвам итте, дип билгеләде Рафинат Яруллин. Табышны модернизацияләнгән предприятиеләр арттыра алды. «ТАНЕКО» һәм «ТАИФ-НК» да эшкәртү тирәнәйгән барган саен, табыш дәрәҗәсе артыр дип көтелә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International