Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиядә һәм БДБ илләрендә Боинг компаниясе президенты Сергей Владимирович Кравченко белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Яклар алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Рөстәм Миңнеханов, аерым алганда, Татарстан делегациясе белән "Боинг"ның ике эре предприятиесендә булуы турында искәртте, анда заводлар эшчәнлеге һәм нәтиҗәле эшләү принциплары белән таныштылар.
Искәртик, бүген Сергей Кравченко Татарстанда "Модернизациягә һәм иннновацияләргә нәтиҗәле идарә" темасына лекция укый.
Моннан тыш, ул Иннополис шәһәренә бара, республикада гамәлгә ашырылучы алдынгы инвестицион проектлар белән таныша.