Татарстан Идел буе федераль округы төбәкләре арасында хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча лидерларның берсе санала

2017 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Идел буе федераль округы төбәкләре арасында хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча лидерларның берсе санала. Татарстанда уртача хезмәт хакы, 2015 ел белән чагыштырганда, 5,9 процентка арткан. Хәзер ул 29 665 сум тәшкил итә.

Бу хакта бүген коллегия утырышында Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

Бу чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Федерациясенең хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Андрей Пудов, Беларусь Республикасының хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Игорь Старовойтов катнашты.

Бюджет өлкәсендә эшләмәүчеләрнең хезмәт хакы, 2016 елда 8252 сумга җиткерелгән. Бу Россиядәге минималь хезмәт хакына караганда 10 процентка күбрәк.

Әмма гыйнвар аена булган бурычлар күләме 12,6 миллион сум, диде министр. Бу, республикада 893 кеше хезмәт хакларын вакытында ала алмаган дигән сүз. Хезмәт хакы буенча бурычларның күп өлеше авыл хуҗалыгы өлкәсенә туры килә. Моннан тыш, эшкәртү сәнәгатендә, төзелеш өлкәсендә көч куючыларның да шактые акчаларын вакытында алудан мәхрүм.

Идел буе федераль округы белән чагыштырганда, Татарстанда эшсезлек 0,7 процентка кимрәк. Узган ел республикада эшсезлек 3,8 процент булса, Идел буе округында бу сан 4,5 процент тәшкил итә. Бу соңгы 20 елда иң яхшы күрсәткеч. Россия буенча теркәлгән эшсезләр күләме исә 5,3 процент исәпләнә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International