Илдар Халиков ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясендә: Нәкъ менә сезнең ведомство икътисадтагы үзгәрешләрне беренче булып күрә

2017 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

Нәкъ менә бу ведомство икътисадтагы үзгәрешләрне беренче булып күрә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков  ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясендә хәбәр итте.

Бу чара  “Хезмәт, мәгульлек һәм социаль яклау: 2016 ел нәтиҗәләре һәм 2017 елда үсеш перспективалары” темасына багышланган иде һәм ул республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Коллегия эшендә Россия хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Андрей Пудов, Беларусь Республикасының хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Игорь Старовойтов катнашты.

Төп докладны ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова ясады.

Илдар Халиков утырыш барышында Татарстан Республикасының 2016 елдагы социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре турында кыскача мәгълүмат бирде. Тулай төбәк продуктының күләме 1трлн 940 млрд сум, яисә 102,5% , сәнәгать җитештерүе индексы 103,6%, авыл хуҗалыгыныкы 105,2% тәшкил иткән.

“Бу яхшы күрсәткечләр, 2016 елда икътисади үсешнең аз булса да алга китүенә без бик шатбыз”, - диде ул.

2016 елның 11 аенда уртача хезмәт хакы республикада предприятиеләрдә, кече эшмәкәрлекне дә кертеп, 29,7мең сум тәшкил итте, дип ассызыклады алга таба Илдар Халиков, ул алдагы елның шул чоры белән чагыштырганда 5%ка арткан. Шулай ук 2016 елның икенче яртыеллыгында хезмәт җитештерүчәнлегенең артуы күзәтелде, диде ул.

Хөкүмәт башлыгы сүзләренчә, үз вакытында күреп алып, үз вакытында карарлар кабул итү республика шәһәр һәм районнарында гадәттән тыш хәлләрне булдырмый калды.

“Һәм мин 2017 ел да шулай ук узар, дип ышанам. Республика халкы белән элемтәләрне арттырырга кирәк. Мин моңа барлык министрлыклар һәм ведомстволарны чакырам. Сез алып барган эш республикада яшәүчеләрнең һәрберсенә җайлы һәм аңлаешлы булсын”, - дип билгеләде Илдар Халиков.

Коллегия азагында ТР Премьер-министры тармакның иң яхшы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләрен тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International