Рөстәм Миңнеханов: Без Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африка илләре белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирәбез

2017 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тунис Республикасы эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил  Агиев, республиканың эре предприятиеләре вәкилләре катнашты.   

«Без Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африка илләре, шул исәптән Тунис белән белән дә, хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирәбез», - диде Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә.  

Ул ассызыклаганча, Россия өчен Ислам дөньясы бик мөһим. Бүген Россия Федерациясе территориясендә 20 миллионнан артык мөселман яши. Ислам дәүләтләре белән озак сроклы багланышларны ныгыту максатларында «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эшләп килә, аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкли. 2009 елдан алып Татарстан башкаласында ел саен «KazanSummit» ислам бизнесы һәм финанслар халыкара саммиты уза. 

«Бүген Татарстан белән Тунис арасында элемтәләр уңай характерга ия. Сезнең Россиядәге Илчегез Казанда берничә мәртәбә булды. Әмма безнең бу эшне активлаштырасыбыз һәм бизнес-хезмәттәшлекнең конкрет рәвешләренә күчәсебез килә. Әлбәттә, Якын Көнчыгыштагы хәлләрне яхшы дип атап булмый, әмма алар, һичшиксез, хәл ителер», - дип ышаныч белдерде Татарстан Президенты.

Аның сүзләренчә, Тунис Татарстан Республикасында зур кызыксыну уята һәм шуның белән Африканың башка базарларына – Алжирга һәм Мароккога чыгарга ярдәм итә. 

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстан – Россиянең алдынгы сәнәгать төбәкләреннән берсе: республикада машина төзелеше, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе, ИТ-технологияләр һәм башкалар актив үсә. Продукциянең  50%ы экспортка җибәрелә. 

Хезмәттәшлекнең иң перспектив юнәлешләреннән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов фармацевтика сәнәгате өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне үстерүне, Тунис территориясендә «КАМАЗ» автомобильләрен реализацияләүне, туризм өлкәсендәге элемтәләрне, гуманитар багланышларны үстерүне һәм башкаларны билгеләп үтте.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International