Илдар Халиков “Кварт” ГАҖ хезмәткәрләрен предприятиенең 75 еллыгы белән котлады

2017 елның 27 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген “Кварт” ГАҖ предприятиесенең 75 еллыгына багышланган тантаналы чараларда катнашты.  

Илдар Халиков завод тарихына һәм аның үсеш этапларына багышланган презентация белән танышты, шулай ук ветераннар белән аралашты.

Тантана концерт номерлары, бию ансамбле артистларының чыгышлары белән башланды.

Завод эшчеләрен бәйрәмнәре белән тәбрикләп, Илдар Халиков Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән дә иң матур котлау сүзләрен җиткерде.

Илдар Халиков билгеләгәнчә, 75ел – ул бик зур тарих.

“Предприятиенең бай тарихы бар. Әгәр 1942 елның гыйнварына әйләнеп кайтсак, өч завод җирлегендә, бик кыска вакыт эчендә, Казанда авиация сәнәгатен тәэмин итә торган, илнең оборонага сәләтлелеген арттыруга юнәлтелгән завод оештыру өчен, нинди зур тырышлык кирәк булганын күз алдына китерүе дә авыр”, - диде ТР Премьер-министры.

Ул вакыттагы завод эшчеләре – чын геройлар, мөмкин булмаганны да эшли алганнар, Казанда җитештерүне оештыра һәм эшләтеп җибәрә алганнар, дип ассызыклады ул.

Илдар Халиков шулай ук билгеләгәнчә, предприятиедә җитештерүгә  җитди инвестицияләр гамәлгә кертелә.

ТР Премьер-министры предриятиенең барлык хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде, тагын бер кабат юбилей белән котлады һәм һәрберсенә – җитештерүдәге уңышларыннан тыш – бәхет, гаиләләренә тынычлык, сәламәтлек, яхшы хәбәрләрнең һәм шатлыклы мизгелләрнең күбрәк булуын теләде.

Аннары Илдар Халиков алдынгы хезмәткәрләргә ТР дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Тантана бәйрәм концерты белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International