Рөстәм Миңнеханов Урыссу ГРЭСы турында: Анда банкротлык процедурасы кертелгән инде, бөтен шәһәр җылысыз калырга мөмкин

2017 елның 28 гыйнвары, шимбә

Урыссу штп. йортларын шәхси җылыту системаларына күчерү барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә сүз барды.

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин катнашты. 

Төп доклад белән ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау кысаларында бөтен процедуралар башкарылган, аерым алганда, подряд оешмаларны квалификацияле сайлау үткәрелгән. Искәртик, программада 998 объект. 125 йортта эшләр башланган. 

Мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау программасына 36 мәктәп һәм 110 балалар бакчасы кертелгән. 93 объектта эшләр башланган. 

Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, быел тагын 4 балалар савыктыру лагерен төзү һәм 3 БСЛ инфраструктурасын яңарту каралган. Эшләр 2 объектта башланган. 

Шулай ук төзүчеләр 8 ресурс үзәгендә, 20 мәдәният объектында, 27 яшүсмерләр клублары, ТР муниципаль берәмлекләр советларының 10 бинасында, 17 социаль хезмәт күрсәтү объектында ремонтка тотынганнар.

Газификация фонды шулай ук кайбер программаларын гамәлгә ашыра башлаган. Республика авылларын су белән тәэмин итү өчен 278,28 км су белән тәэмин итү челтәрләрен, 29 суэтем башнясын, 36 артезиан скважинасын төзү каралган. Торак пунктлар урамнарын яктыртуны төзекләндерү кысаларында 12 мең 295 яктырткыч, 304 хисап һәм идарә итү щитлары, 417 км электрүткәрү линияләрен тергезү каралган. 12 муниципаль берәмлектә 10 биологик чистарту корылмаларын, насос станцияләрен һәм коллекторларын проектлыйлар, төзиләр һәм капиталь ремонтлыйлар. 

Киңәшмәдә Ютазы районының Урыссу штп. торак йортларын шәхси җылыту системаларына күчерү мәсьәләсе аерым каралды. Бүген район үзәге халкы Урыссу ГРЭСы аша җылылык белән тәэмин ителә. Ләкин якын арада станция, банкрот булу сәбәпле, ябылачак. 3,5 меңгә якын гаилә җылысыз кала ала. Бердәнбер чара - йорт  котелларына күчү. 

Ләкин Ютазы районы башлыгы Рөстәм Нуриев сүзләренчә, станция хуҗалары даими рәвештә ГРЭС эшен дәвам итәчәк дигән ялган мәгълүмат тарата. Имеш, җитди модернизация дә уздырылачак. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, халыкны бу рәвешле алдауны тамырыннан юк итәргә кирәк. "Бу диверсия! Халыкны алдау ярамый. Анда инде банкротлык процедурасы кертелгән. Бөтен шәһәр җылысыз кала ала", - диде ул. 

Хокук саклау оргннарына мөрәҗәгать итеп, Татарстан Президенты станция милекчеләренә чыгарга һәм әлеге буталчыкны алар белән хәл итәргә йөкләде. 

Шулай ук Ирек Фәйзуллин Пензадагы эре авария турында искә төшерде, анда ТЭЦ түбәсе ишелеп 200 торак йорт җылысыз калган. Министр билгеләгәнчә, йортлар түбәләрен кардан чистартуны тикшерүче махсус комиссияләр булдыру кирәк, бигрәк тә социаль объектлардан. 

Рөстәм Миңнеханов бу фикерне хуплады: "Көннәр җылына башлагач, кар авырлыгы артачак. Карны вакытында чистарту кирәк. Урыннардагы җитәкчеләр бурычы - әлеге эшне тикшереп тору". 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International