Марат Әхмәтов: Республикада язгы кыр эшләрен башкару өчен 20 млрд. сумнан артыграк акча кирәк булачак

2017 елның 28 гыйнвары, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов язгы кыр эшләренә әзерлек турында хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты. 

Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, быелга республика авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре алдына игенчелек тармагында үсешне 10% ка арттыру бурычы куела.  

Хәзерге вакытта техниканы ремонтлау төгәлләнеп килә, минераль ашламалар китерелә. Шул ук вакытта хуҗалыкларда эш планнарын әзерләү бара. 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры сүзләренчә, язгы кыр эшләрен уңышлы башкару өчен 20 млрд. сумнан артыграк акча кирәк булачак.

Зур уңыш өчен чәчүлекләрнең 1 гектарына 9 мең сум планлаштырырга кирәк.  Сумма түбәндәгеләрдән җыела: минераль ашламалар - 2600 сум/га, ЯММ - 1000 сум/га, үсемлекләрне яклау чаралары һәм микроашламалар - 4000 сум/га, запас частьләр - 1000 сум/га, шулай ук эшчеләргә хезмәт хакы. 

Министр белдергәнчә, сыйфатлы орлык материалыннан һәм сортлар буенча дөрес сәясәттән башка нәтиҗәләр бик аз булырга мөмкин. Республикада 84 сортта бөртек, бөртек-кузаклы һәм ярма культуралары районлаштырылган.

«Һәр хуҗалыкта бер культураның берничә сорты булырга тиеш. Шул чакта гына һәр елны зур уңыш алырга мөмкин булачак», - диде Марат Әхмәтов.
 
Аның сүзләренчә, бүген республикада югары репродукцион, югары сыйфатлы орлык продукциясе җитәрлек. Аерым алганда, орлык хуҗалыкларында реализацияләү өчен 9 мең тонна орлык салынган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International