Рөстәм Миңнеханов Конфедерацияләр Кубогы матчларын уздыруга әзерлек буенча республика оештыру комитеты утырышын уздырды

2017 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2017 елда Конфедерацияләр Кубогын уздыруга әзерлекнең барышы турындагы мәсьәлә буенча «Россия 2018» республика оештыру комитеты утырышын уздырды. 

Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды. Анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Казанда 2017 елгы Конфедерацияләр кубогы матчларына әзерләнү тәмамланып килә. 

Ул шулай ук искәрткәнчә, узган атнада республика оештыру комитеты составы һәм  аныэ эшчәнлеге кагыйдәләренә үзгәрешлән кертү турында указ имзаланды. 

Бүген Казанда узачак матчларны уздыру буенча республика оештыру комитетының чаралар планы каралды. 

Рөстәм Миңнеханов, аерым алганда, ассызыклаганча, спорт объектларын әзерләү региональ программа буенча алып барыла. Кайбер объектларда эшләр тәмамланган. "Казан-Арена" стадионында вакытлы инфраструктураны төзү эшләре башланган.

"Хәзерге этапта Казандагы Конфедерацияләр кубогы матчларын оештыру һәм уздыруда катнашучы республика һәм шәһәрнең хезмәт күрсәтүче бөтен оешмаларның әзерлек дәрәҗәсенә аеруча игътибар итәргә кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бүген үк без шәһәрнең туристлар агымына никадәр әзер булуын, ярышлар белән идарә ничек алып барылачагы турында белергә тиеш. Гомумән әзерләнү эше Россия Сопорт министрлыгы һәм "Россия-2018" оештыру комитеты белән ныклы элемтәдә бара". 

Утырышта ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе генераль директоры Азат Кадыров чыгыш ясады. 

Владимир Леонов, аерым алганда, ассызыклаганча, бүген 2018 елгы дөнья чемпионаты матчлары башланганчы 500 көн кала, 2017 елгы Конфедерацияләр кубогына 137 көн калды.Владимир Леонов билгеләгәнчә, Россия Спорт министрлыгында Конфедерацияләр кубогы һәм тест матчларын уздыруга әзерләнү мәсьәләләре буенча киңәшмә узган. 

Ул билгеләгәнчә, Казанда Конфедерацияләр кубогы кысаларында 4 матч уза, шул исәптән ярымфинал. Владимир Леонов сүзләренчә, бүгенге көннән үк җанатарларның әлеге матчларга һәм Казанга карата кызыксынулары зур. 

Владимир Леонов сүзләренчә, куркынычсызлык чараларын тәэмин итү зарури, шул исәптән фанатлар яшиячәк отельләр тирәсендә дә ("Рамадан", "Биләр", "Хилтон"). 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International