Илдар Халиков Evolen ассоциациясе (Франция) вәкилләре белән очрашты

2017 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Evolen ассоциациясе (Франция) вәкилләре белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

Кунакларны сәламләп, Илдар Халиков Франция күп еллар дәвамында Татарстан өчен ышанычлы партнер санала, дип билгеләде.

Француз компанияләре актив рәвештә республика икътисадына инвестицияләр кертә, моннан тыш, соңгы елларда Татарстан һәм Франция арасында ике яклы элемтәләр артты, диде ТР Премьер-министры.

2015 елның июнендә Татарстанга Франциянең Милли агентлык делегациясе килде, 2016 елның ноябрендә Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Франциядә булды, делегация әгъзалары “Татарстан-Франция” эшлекле форумында катнаштылар.

Илдар Халиков шулай ук Татарстан-Франция хезмәттәшлегенең көчәйтергә кирәк булган башка юнәлешләре дә бар, дип ассызыклады.

Очрашу барышында киләчәктә үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Бүгенге чарада ТР Премьер-министры урынбасары- ТР сәүдә һәм сәнәгать министры Альберт Кәримов, ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин катнашты.

 

Белешмә өчен:

Evolen ассоциациясе – бу француз эшмәкәрлегенең зур бәйсез, коммерцияле булмаган оешмасы, нефть һәм газ өлкәсендәге фәнни-техник берлек.

Ассоциациягә “Total”, “Saipem”, “Technip”, “Alseamar”, “EDF” кебек зур компанияләр керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International