Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Спорт министры Павел Колобков белән очрашты.
Очрашу Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә узды.
Әңгәмәнең төп темасы Казанда Конфедерацияләр-2017 Кубогы матчларын уздыру булды. Рөстәм Миңнеханов федераль министрга әзерлек эшләре турында сөйләде, бүген бу эшләр «Казан Арена» стадионы территориясендә бара, Татарстан Республикасы Президенты күнегүләр мәйданнарын һәм башка инфраструктураны төзекләндерү турында да хәбәр итте.
Искәртәбез, Казанга эш сәфәре кысаларында Павел Колобков Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашачак.