Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Пакистан Ислам Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Кази Мөхәммәд Халиулла белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.
Яклар алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.