Бүген Татартан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) һөнәри осталык буенча төбәк чемпионатының Казан төзелеш колледжындагы мәйданчыгында булды.
Анда шулай ук Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Хәмит Мәүлияров, ТКХ реформалаштыруга ярдәм итү фонды генераль директоры Константин Цицин, ТР премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һәм Казан төзелеш колледжы директоры Александр Проснев та бар иде.
WorldSkills төбәк чемпионаты кысаларында колледжның осталар бүлмәләре һәм уку корпусларында төзелеш блогы компетенцияләре буенча мәйданчыклар оештырылган. Конкурста катнашучылар буяу эшендә, штукатурка салу, кирпеч салу, электр монтажлау эшендә, ландшафт дизайны һәм башка эшләрдә осталыкларын күрсәтәләр. Барысы 15 юнәлеш тәкъдим ителгән.
Рөстәм Миңнеханов һәм башка мәртәбәле кунаклар яшь белгечләр эшен күзәттеләр һәм конкурста катнашучылар, чакырылган экспертлар белән аралаштылар.
ТР Президенты билгеләгәнчә, быел ярышларны "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәгендә генә түгел, ә булган ресурс үзәкләрне дә җәлеп итеп оешытырырга карар кылынган. Казан төзелеш колледжыннан башка тагын Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә колледжы мәйданнарында да ярышлар уза. Анда катнашучылар ИТ-блок буенча 9 компетенциядә көчләрен сыныйлар.
Санкт-Петербург эксперты Виталий Макаров Рөстәм Миңнехановка WorldSkills ярышларында катнашучы Россия белгечләренең осталыгы елдан-ел артуын сөйләде. Ул Татарстандагы чемпионатның оештыру дәрәҗәсе югары булуын да искәртте.
Залларның берсендә Рөстәм Миңнехановка "ЖЭКА" оналйн-уенны тәкъдим иттеләр, анда кызыклы формада энергия саклауның ысуллары турында һәм торак-коммуналь түләүләрне киметү ысулларын белеп була.
Татарстан Президенты фикеренчә, халык белемен арттыру ысулларының мондый формаларын хупларга кирәк. Аерым алганда, ул ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгына Татарстандагы мәктәп укучылары арасында "ЖЭКА" уены буенча чемпионат оештырырга йөкләде.