Рөстәм Миңнеханов «Сбертех» АҖ генераль директоры Алиса Мельникова белән очрашты

2017 елның 3 феврале, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сбертех» АҖ генераль директоры Алиса Мельникова белән очрашты.

Очрашу Иннополиста узды, анда шулай ук Россия Элемтә һәм масса күләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, «Иннополис» МИЗ» АҖ генераль директоры Игорь Носов һәм «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» КББ башкарма директоры Тәлгать Абдуллин катнашты. 

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Алиса Мельникова Иннополиста «Сбертех» офисын ачу мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Компания генераль директоры эш урыннарын кору, үзәк хезмәткәрләрен торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыру эшләренең барышы, шулай ук агымдагы оештыру мәсьәләләрен хәл итү турында сөйләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International