Рөстәм Миңнеханов: Язгы чәчү эшләренә техниканы әзерләү мөһим

2017 елның 4 феврале, шимбә

Татарстан Республикасында 2016 елда авыл хуҗалыгы оешмалары 5 меңнән артык берәмлек техника һәм җиһазларны алган, гомуми бәясе 6 млрд. сум тирәсе. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хабәр итте. 

Киңәшмәне видеконференцэлемтә режимында бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. 

Авыл хуҗалыгы оешмаларында техника күләме турында сөйләгәндә, Марат Әхмәтов билгеләгәнчә, техника паркын максатчан яңарту - җитештерү эшчәнлеге нәтиҗәлегенең төп факторларының берсе. Аның сүзләренчә, республикада предприятиеләргә техника алу өчен субсидияләү программасы бар - бюджетннан техника бәясенең 40 % компенсацияләнә. Әлеге программа буенча 2016 елда 670 хуҗалыкка 1,9 млрд. сумга ярдәм күрсәтелде. 

Техника белән тәэмин ителү дәрәҗәсе буенча Татарстан Республикасы Краснодар крае һәм Белгород өлкәсеннән алда. 

"Быел авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләреннән "40х60" республика программасын, "1432" федераль программасын һәм лизингтан активрак файдалануларын сорыйм, диде Марат Әхмәтов. - Әлегә "Татагролизинг" аша авыл хуҗалыгы техникасын алуга 1 млрд. сумга 300 гариза һәм 1,2 млрд. сумга 290 нариза "Росагролизинг" аша кабул ителде".

Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, Теләче, Нурлат, Мөслим, Әтнә, Тукай, Зеленодольск һәм башка районнар энергия белән тәэмин ителешләрен аттырганнар. Аның сүзләренчә 100 гектар басу җиренә 200 һәм аннан артык ат көче һава торышы начар чакта да вакытында авыл хуҗалыгы эшләрен тәмамларга мөмкинлек бирә.  

2017 елгы чәчү эшләрендә 11 мең трактор, 6 мең чәчкеч, 600 киң алышлы чәчү комплекслары һәм 6 мең культиватор катнашачак. 

"1 апрельгә кадәр без чәчкечләр, туфрак эшкәртүче машиналарны һәм тракторларны әзерләп бетерергә телибез, - диде Марат Әхмәтов. - Чәчү капаниясен вакытында уңышлы уздыру өчен агрегатларны сыйфатлы төзекләндерү һәм көйләү таләп ителә. Ләкин кайбер районнарда авыл хуҗалыгы машиналарын әзерләү барышы борчый, әйтик. чәчкечләр әзерлеге".

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры хәбәр иткәнчә, чәчү кампаниясенә әзерлек барышы турында киләсе киңәшмәләрдә дә хәбәр ителәчәк.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International