Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополис шәһәре (Югары Ослан муниципаль районы) үсешенә кагылышлы мәсьәләләр буенча киңәшмә уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Рөстәм Миңнеханов киңәшмәне ачып билгеләгәнчә, бүгенгә төп мәсьәләләр - Иннополиска яңа резидентларны җәлеп итү эше һәм Иннополис территориясендә эшләүче компанияләрне квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү.
Рөстәм Миңнеханов бүгенге киңәшмәнең Иннополиска яңа резидентларны җәлеп итүгә һәм инде эшләп килүче компанияләрне квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүгә багышланачагын искәртте.
ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Иннополиска резидентлар җәлеп итү турындагы доклад белән чыгыш ясады. Ул, аерым алганда хәбәр иткәнчә, бүген Иннополис территориясендә Күзәтчелек советы раслаган 46 компания эшли. 2016 ел азагына шулардан 39 компания резидент һәм партнер дәрәҗәсен алды.
2016 ел ахырына "Иннополис"та 544 эш урыны булдырылган. Попов ис. технопаркта 10 мең квадрат метр арендага бирелгән, ягъни файдалы мәйданнарның 45 %. Төп компанияләр - “Сбербанк-Технологии”, “Касперский”, “Яндекс”, “БАРС групп”, “UFS универсаль финанс система” һәм башкалар.
2016 елның сентябрь аенда Иннополиста ресурс үзәге булдырылды. Аның төп максаты - резидент компанияләрне квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү.
Шәһәр мэриясе эшчәнлеге нәтиҗәләре турында Иннополис мэры Руслан Шаһгалиев сөйләде. Шәһәрдә хәзер 2,5 меңнән артык кеше яши, балалар бакчасы һәм мәктәпкә 327 бала йөри. Шәһәрдә 80 компания һәм шәхси эшмәкәр теркәлгән. Мэр сүзләренчә, төп бурычларның берсе - шәһәр мохитын алга таба үстерү, торак төзү, шул исәптән коммерцияле торакны да.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополиска мәгълүмат технологияләре өлкәсендә эшләүче компанияләрне җәлеп итү буенча эшне көчәйтергә, инновацион шәһәр территориясендә яңа объектларны (торак йортлар, юллар) төзү һәм сафка кертүне вактыныда башкарырга йөкләде.