Бүген “ИТ-парк” югары технологияләр өлкәсендәге технопаркта (Казан) Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгының 2016 ел өчен хисап коллегиясе узды.
Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина,ТР вице-премьеры – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР икътисад министры Артем Здунов, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, чит ил инвестор-компанияләр вәкилләре катнашты.
Талия Миңнуллина үзенең докладында 2016ел нәтиҗәләре буенча республика икътисадына кергән чит ил инвестицияләренең 422 млн. доллардан артуын билгеләде. Иң тыгыз хезмәттәшлек Көнбатыш Европа, Кытай, Төркия, АКШ белән бара.
“Татарстанда ай саен чит илләр катнашында 15 предприятие теркәлә”, - диде Талия Миңнуллина.
Үз чиратында Илдар Халиков Татарстан төп капиталга инвестицияләр күләме буенча Россиядә өченче урында тора, дип билгеләде. Татарстан Республикасының югары дәрәҗәдәге инвестицион җәлеп итүчәнлеге – төбәк икътисадының актив үсеш нәтиҗәсе, дип ассызыклады ул.
“Республиканың Россия Федерациясе субъектларының инновацион үсеш рейтингында беренче урынны алуы бик сөендерә. 2016 ел нәтиҗәләре буенча “Кубок вызова” Бөтенроссия конкурсында Татарстан илнең иң яхшы инновацион төбәге дип танылды”, - дип белдерде ТР Премьер-министры.
ТР Хөкүмәте башлыгы республиканың сәнәгать һәм индустриаль мәйданчыкларның эшчәнлеген югары бәяләде. Ел дәвамында аларның табышы 150 млрд. сумнан арткан. “Без “Алабуга” МИЗ эше белән бик канәгать. Бүген илебездә 30дан артык МИЗ булуына карамастан, 60% инвестицияләр, эш урыннары һәм салым базасы монда булдырыла”, - дип өстәде ул.
Илдар Халиков быелгы елга ведомствоның иң төп бурычларының берсе итеп дәүләт-шәхси партнерлыгының үсешен билгеләде. “Бу өлкәдә безнең бик әйбәт түгел. Сәбәпләрен ачыкларга һәм коллегаларыбызның тәҗрибәсен өйрәнергә, хәлне үзгәртергә кирәк”, - дип йомгаклады ул.