Рөстәм Миңнеханов SALIC Согуд инвестицион компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

2017 елның 7 феврале, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы делегациясенең Эр-Риядта эш программасы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов SALIC Согуд инвестицион компаниясе башкарма директоры Абдалла Дубәйхи белән очрашты. Алар авыл хуҗалыгы һәм терлекчелек өлкәсендә үзара файдалы хезмәттәшлек турында сөйләштеләр.

Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президенты ярдәмчеләре Радик Гыйматдинов һәм Камил Исхаков, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Данис Вәлиев, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев, "Ак Барс" банк ГАҖ Идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев һәм башкалар катнашты. 

SALIC (Saudi Agricultural and Livestock Investment Company) - 2009 елда нигез салынган Согуд Гарәбстанының авыл хуҗалыгы һәм терлекчелек өлкәсендәге инвестицион компаниясе. Хәзерге вакытта компаниянең Канада, Украина, Судан һәм башка илләрдә вәкиллекләре бар.

Очрашуда Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан - авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү буенча Россиядә алдынгы төбәкләрнең берсе. Бүген республика сөт җитештерү буенча 1 урында (елына 1,7 млн. тонна), терлек һәм кош итен җитештерү буенча 4 нче урында (елына 500 мең тонна), бөртеклеләр буенча 8 нче урында (4,4 млн. тонна). Россия авыл хуҗалыгы җирләренең 2 % Татарстанда булса, тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 4 % тәшкил итә.

SALIC Согуд инвестицион компаниясе башкарма директоры Абдалла Дубәйхи иркен көтүлектә үскән ит терлекчелеге кызыклы булуын билгеләде. Шулай ук компания вәкилләре терлеккә азык ничек үстерелүе һәм ничек саклануы турында сораштылар. Абдалла Дубәйхи әлеге мәсьәләләрне өйрәнү өчен уртак эш төркеме булдырырга тәкъдим итте. 

Татарстан Президенты әлеге фикерне хуплады һәм республиканың SALIC компаниясе белән хезмәттәшлеккә әзер булуын ассызыклады. "Әлеге мәсьәлә өчен шәхсән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җаваплы булачак. Безгә хезмәттәшлекнең бөтен төрләре дә кызыклы , туаем сезнең инвестицияләр һәм сезнең компания булса да, яки безнең уртак проект булса да", - дип билгеләде ТР Президенты. Очрашуны йомгаклап Татарстан Президенты SALIC компаниясе вәкилләрен Татарстан республикасына чакырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International