Татарстан Республикасы Президенты Согуд Гарәбстаны белән тышкы икътисадый элемтәләр мөмкинлекләре турында сөйләште

2017 елның 7 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанынының Сәүдә һәм инвестицияләр министры Мәҗед Әль-Кассаби һәм Гарәп дәүләтләре хезмәттәшлеге советы Генераль секретаре Абделлатыйф бин Рашид Әль-Зәйяни белән очрашуда Татарстан Республикасы һәм Согуд Гарәбстанының сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләре үсеше мөмкинлекләре турында сөйләште.

"Кызганычка каршы, безндә Россия Федерациясе төбәкләре турында мәгълүматлар аз, Татарстан, Башкортостан, Чечня, Ингушетия һәм башка төбәкләр турында да аз беләбез. Россиягә сәяхәтем вакытында, якынрак танышу өчен, әлеге төбәкләргә барырга җыенам.  Бүген Согуд Гарәбстаны дәүләт дәрәҗәсендә Россиягә карата зур кызыксыну белән карый. Безгә авыл хуҗалыгы да, сәнәгать тә, граждан һәм хәрби сәнәгать тә кызыклы", - дип билгеләде Абделлатыйф бин Рашид Әль-Зәйяни.

"Әңгәмәбезнең башында ук сезгә Россия Федерациясе энергетика министры Александр Новактан сезгә зур сәламне җиткерәсем килә, ул сезгә Россиягә чакыруы турында искәртергә кушты. Якын арада сезнең визитыгыз вакытын билгеләрбез дип уйлыйм. Без инде эре авыл хуҗалыгы холдингы SALIC белән сөйләштек, машина төзелешендә дә сезгә күрсәтерлек эшләнмәләр бар. Сәүдә-сәнәгый хезмәттәшлек белән бер рәттән мәдәният һәм фән өлкәсендә дә сөйләшергә темаларыбыз бар". 

"Без икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлекне киңәйтергә шат. Энергетика һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлеккә мөмкинләр бар. Без илегезне "КАМАЗ" автомобильләре белән тәэмин итәргә шат - ул Париж-Дакар раллиенда даими рәвештә җиңә, вертолетлар, авыр йөк суднолары, нефть химиясе продукциясен, минераль ашламалар, нефть-газ җиһазлары, суыткыч техника, азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы товарлары, һәм башка Татарстан Республикасында җитештерелүче товарлар белән тәэмин итәргә әзербез", - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстан Президенты Согуд компанияләрен Татарстанга инвестицион проектларда катнашу өчен чакырды. Аның сүзләренчә Татарстанда зур күләмле проеклар гамәлгә ашырылуы көтелә - "ИнноКам" Кама инвестицион территориаль-җитештерү кластеры, Свияжск мультимодаль логистика үзәге, "Мәскәү - Казан" югары тизлекле магистраль һәм "Европа - Көнбатыш Кытай" транспорт коридоры төзелүе көтелә. Татарстан Президенты очрашуда катнашучыларга Россия Федерациясе һәм ислам дөньясы илләренең икътисадый багланышлар өчен төп мәйданчыгы булган  KazanSummit  халыкара форумы турында хәбәр итте. 

Очрашу ахырында Татартсан Президенты Согуд Гарбстаны делегациясен KazanSummit форумында катнашырга чакырды, ул быел 18-20 май көннәрендә үтә.

Татарстан Республикасы делегациясе составында ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президенты ярдәмчеләре Радик Гыйматдинов һәм Камил Исхаков, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Данис Вәлиев, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев, "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, "ТАИФ" ААҖ директорлар советы рәисе, "ТАИФ" ААҖ генераль директорының беренче урынбасары Рөстәм Сүлтиев, "Ак Барс" банк ГАҖ Идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев һәм башкалар катнашты.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International