Татарстан Республикасы Президенты Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль секретаре белән очрашты

2017 елның 8 феврале, чәршәмбе

 

 

Бүген Согуд Гарәбстанына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Җиддә шәһәрендә Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль секретаре Йосыф бин Әхмәд Әль-Осеймин белән очрашты.   

«Россия Федерациясе белән Сезнең оешма арасында диалог һәм үзара хезмәттәшлек бик мөһим», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов очрашу башланганда: «Татарстан Россия белән мәшһүр халыкара оешма белән элемтәләрне үстерүгә керткән өлеше белән горурлана. Без ИХОның Үзәк аппараты, аның аерым структуралары белән даими диалог урнаштыруга шатбыз. Кызганычка каршы, бүген дөньяда тынычлык һәм татулык булмаган   төбәкләр күп. Безне, мөселманнарны, бу хәл бик борчый. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Якын Көнчыгышта тынычлыкка ирешүгә аерым игътибар бирә».

Аның сүзләрен Россия Федерациясенең Согуд Гарәбстанындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе һәм Россия Федерациясенең Ислам хезмәттәшлеге оешмасы каршындагы Даими вәкиле Олег Озеров та хуплады. 

Йосыф бин Әхмәд Әль-Осеймин ассызыклаганча, аңа Татарстанда дөньяның  барлык диннәре вәкилләре дә тату яшәгәнлеге мәгълүм.

Татарстан Президент билгеләп үткәнчә, 2014 елдан Россиядә «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эше торгызылган һәм Россия Президенты кушуы буенча ул «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли. Хәзерге шартларда әлеге Төркем эшчәнлеге Россиянең мәдәни-инсани нигездә мөселман дәүләтләре белән киләчәктә дә якынаюына; дәүләтләр һәм халыклар арасында үзара аңлашуны һәм ышанычны ныгытуга; экстремизм һәм терроризм идеяләрен таратуга каршы торуга юнәлдерелә.  

Россиядә Төркем ике утырыш уздырды. 2015 елда беренче утырышта  ИХОның элеккеге Генераль секретаре Ийяд Мәдәни дә катнашты. Киләсе очрашу Чечен Республикасы башкаласы Грозный шәһәрендә май аенда узачак. Ул Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль секретаре Йосыф бин Әхмәд Әль-Осейминны бу утырышка чакырды.  

Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты 2018 елда Төркемнең чираттагы утырышларның берсен Ислам хезмәттәшлеге оешмасы мәйданчыгында уздыру мөмкинлеген карауны тәкъдим итте. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Оешма ярдәме белән Татарстан башкаласында ел саен KazanSummit халыкара форумы уздырыла. Татарстан  Президенты Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль секретаренә очрашу өчен рәхмәт белдерде һәм аны 18-20 майда узачак чираттагы саммитка чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International