Минтимер Шәймиев Владимир Щербаков белән очрашты

2017 елның 8 феврале, чәршәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Профсоюзларның гомуми конфедерациясе генераль секретаре Владимир Щербаков белән очрашты. Бу халыкара оешма БДБ илләренең профсоюзларын берләштерә.

Владимир Щербаков Казанга бу көннәрдә БДБ илләренең профсоюзлары вәкилләре катнашында Татарстан башкаласында уза торган “Электропрофсоюз” халыкара профсоюзлар берләшмәсенең әгъза оешмалары очрашуына килде.

Владимир Щербаков Минтимер Шәймиевне күптән түгел узган юбилее белән котлап, профсоюзлар хәрәкәте алдындагы казанышлары өчен, Профсоюзларның гомуми конфедерациясенең югары бүләге – Алтын медаль тапшырды.

Очрашу барышында Профсоюзларның гомуми конфедерациясе белән Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясенең хезмәттәшлек перспективалары хакында фикер алыштылар.

Владимир Щербаков Татарстанда структуралар, хакимият, эшмәкәрләр һәм профсоюзларның үзара хезмәттәшлеге бик сизелә, дип билгеләде.

Очрашуда ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International