Рөстәм Миңнехановның Согуд Гарәбстанына рәсми визиты "Татарстан-Согуд Гарәбстаны" бизнес-форумы белән тәмамланды

2017 елның 8 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Согуд Гарәбстанына рәсми сәфәре азагында Джидда шәһәрендә Россия Федерациясенең Ислам хезмәттәшлеге оешмасы каршындагы Даими вәкиллегендә "Татарстан-Согуд гарәбстаны" бизнес-форумы узды. 

Форумны Россия Федерациясенең Согуд Гарәбстанындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе һәм Россия Федерациясенең Ислам хезмәттәшлеге оешмасы каршындагы Даими вәкиле Олег Озеров ачты. Ул чыгышында билгеләгәнчә, Татарстан Республикасы бүген Россиянең алдынгы төбәкләренең берсе, аның икътисадый мөмкинлекләре гарәп эшлекле даирәләрен җәлеп итәргә тиеш. 

Татарстан Республикасының инвестицион мөмкинлекләре турында ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина хәбәр итте. Чыгышында ул "Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit 2017" халыкара икътисадый форумын тәкъдим итте. Шуннан форум аерым сөйләшүләр форматына күчте. 

Форум ахырында Татарстан Президенты "Аль-Ихбария" (Яңалыклар) гарәп телеканалына, "Аш-Шарк Аль Аусад" басма матбугатка һәм "ArabicNews" инглиз телендәге мәгълүмат агентлыгына интервью бирде. Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстаны Мәлиге Салман бин Абдел Азиз Әль-Согудка кабул итүе өчен рәхмәт белдерде һәм ике як өчен актуаль темаларны билгеләде. 

Татарстан Республикасы делегациясе составында ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президенты ярдәмчеләре Радик Гыйматдинов һәм Камил Исхаков, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Данис Вәлиев, ТР Диния назәрәте рәисе, мөфти Ками хәзрәт Сәмигуллин, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев, "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, "ТАИФ" ААҖ директорлар советы рәисе, "ТАИФ" ААҖ генераль директорының беренче урынбасары Рөстәм Сүлтиев, "Ак Барс" банк ГАҖ Идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев һәм башкалар катнашты.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International