Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Француз токымлы атлары агентлыгы президенты Жан Пьер Дерубэ белән очрашты. ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов катнашты.
Яклар токымлы атлар үрчетү, ат спорты өлкәсендәге мәсьәләләр һәм әлеге өлкәдә тәҗрибә уртаклашу турында фикер алыштылар.
"Татарстанның ат үрчетү тарихы бай. Безнең өчен беренче чиратта бу - милли традицияләр. Республика территориясендә электән ат үрчетәләр: революциягә кадәр, советлар заманында да, хәзер дә. Бүген бу эшчәнлек бизнес, спорт, күңел ачу ягыннан кызыклы", - диде Рөстәм Миңнеханов.