Татарстан Президенты Иранның Казандагы Генераль консуллыгы җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Алибеман Әгбали Зарч белән очрашты

2017 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иранның Казандагы Генераль консуллыгы җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Алибеман Әгбали Зарч белән очрашты. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Рөстәм Миңнеханов Россия-Иран мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Иранның икътисадый, сәяси һәм гуманитар өлкәләрдәге хезмәттәшлеген югары бәяләде.

10 ел элек Татарстан башкаласында Иранның Генераль консуллыгы ачылды, бу алга таба мөнәсәбәтләр үсешенә таба мөһим адым булды, диде ТР Президенты. 

"Без Иран җитәкчелегенә 2007 елда кабул иткән карарлары өчен чиксез рәхмәтле. Сезнең җитәкчелектә Генераль консуллык алга таба да илләребез арасында элемтәләрне ныгытуда уңышлы ярдәм итәчәк, дип ышанам", - дип мөрәҗәгать итте Алибеман Әгбали Зарчка Рөстәм Миңнеханов. 

Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнаштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International