Рөстәм Миңнеханов Питрәч районында мәрсин балыгын үрчетү фермасында булды

2017 елның 10 феврале, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Питрәч муниципаль районына эш сәфәре кыла. Сәфәренең төп максаты  -   муниципалитетның узган елдагы социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләренә багышланган Питрәч районы Советының йомгаклау утырышында катнашу. 

ТР Президенты баштан Олы Бутырки авылындагы "Рыбхоз Ушня" ААҖ составындагы мәрсин балыгын үрчетү фермасында булды.

Компания җитәкчелеге сүзләренчә, комплекс ике ел элек эшли башлаган. Базаның төп үзенчәлеге - су белән тәэмин итүнең йомык булуы. Җайланма ел буе суның кирәкле температурасын сакларга мөмкинлек бирә, ә бу үз чиратында балыкның үсү вакытын киметә. Су сыйфатын тикшерү өчен фермада махсус лаборатория бар. 

Хезмәткәрләр саны - бары өч кеше, алар барлык процессларны күзәтә. 

"Рыбхоз Ушня" каралган проект көченә  - елына 10 мең тонна - 2018 елда чыгарга җыена. Бу максатта өстәмә объектлар төзү каралган. 

Шунна ТР Президенты "Ак Барс" кошчылык комплексына барды. Анда кошларны асрау шартлары, инкубация өчен яңа технологияләр куллану белән танышты. 

Питрәч районында җитештерелүче продукция белән Рөстәм Миңнеханов махсус күргәзмәдә танышты. Анда «HouseБюро», «Кощаково кирпеч заводы», «Нур-Тех», «Пауэр Инжиниринг», «Пестречинка», «Хлеб», крестьян-фермер хуҗалыклары продукцияләре тәкъдим ителгән иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International