Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе проректоры, Россия инновацион регионнары ассоциациясе директоры Иван Федотов белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Рөстәм Миңнеханов һәм Иван Федотов Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе белән Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек мәсьәләләре, шул исәптән академия нигезендә дәүләт хезмәткәрләренә белем бирү турында сөйләштеләр.
Әңгәмәдә РИРА эшчәнлеге мәсьәләләре турында да сүз барды.
Очрашуда ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн, Россия Банкы Идел-Нократ баш идарәсе башлыгы урынбасары – Татарстан Республикасы буенча Милли банк бүлекчәсе идарәчесе Мидхәт Шаһиәхмәтов катнаштылар.