Минтимер Шәймиев Борис Железнов турында: Сез тимер фикерле кеше

2017 елның 10 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россия гуманитар һәм социаль фәннәр академиясе һәм Россия юридик фәннәр академиясе академигы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, К(П)ФУның атказанган профессоры, Татарстанның атказанган юристы, юридик фәннәр докторы, К(П)ФУ юридик факультетының конституцион һәм административ кафедрасы профессоры Борис Железновка “Татарстан Республикасы алдындагы фидакарь хезмәт өчен” орденын тапшырды. Бүләк академикның 90 яшьлеге уңаеннан булган тантанада тапшырылды.

“Мин әйтергә тиешмен: сез тимер фикерле кеше. Сез безнең республика дәүләтчелеген торгызуга бик зур тарихи өлеш керттегез. Сез һәм барлык юридик корпус, Казан дәүләт университетының юридик мәктәбе”, – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе 90нчы елларда Татарстанның хокукый яктан формалашуында керткән тырышлыкларын истә тотып.

“Революция елларында, ә дәүләт төзелеше алышыну – революция ул, сезнең ярдәм белән республиканың язмышын хәл итүче карарлар кабул иттек”, – дип өстәде Минтимер Шәймиев һәм Борис Железнов күкрәгенә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган указ нигезендә дәүләт бүләген беркетте.

“Мин ихлас күңелдән республика җитәкчелегенә югары бүләк өчен рәхмәтемне җиткерәм. Бу минем эшемә генә түгел, ә барлык юрист хезмәттәшләремнең хезмәтенә дә югары бәя дип саныйм”, – дип белдерде юбиляр.
130дан артык фәнни эш, шулар исәбендә чит илләрдә басылганнары да. Казан университетында 53 ел укыту дәвамында йөзләрчә студентлары бар. Болар күренекле галим Борис Железнов биографияясенең бер өлеше генә. Академикның 90 яшьлек юбилеен КФУның Император залында билгеләп үттеләр.

КФУ ректоры Илшат Гафуров Борис Железновны юбилее белән котлап, академикка Казан университетының төп корпусы сүрәтләнгән картина бүләк итте.

Борис Железновны 90 яшьлек юбилее белән шулай ук РФ Хөкүмәте карамагындагы Закон һәм чагыштырма хокук белеме институты директоры, Россия фәннәр академиясе вице-президенты Талия Хәбриева, ТРның законлылык һәм хокук тәртибе буенча Дәүләт советы комитеты рәисе Шакир Яһудин, ТР Конституцион суды рәисе урынбасары Рәисә Сахиева, ТР Югары Суды рәисе урынбасары Максим Беляев, КФУның юридик факультет деканы Лилия Бакулина котлады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International