Казанга кыска вакытлы эш сәфәре белән Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин килде

2017 елның 13 феврале, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасына кыска вакытлы эш сәфәре  белән Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин килде.

Эш сәфәре кысаларында Вячеслав Володин Казандагы югары технологияләр өлкәсендәге технопарк ИТ-паркка барачак, анда ул бу мәйданчыкның кыскача тәкъдир итүе белән танышачак, бизнес-инкубаторда, ИТ-паркның резидент компанияләре офисларында булачак.

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы спикерына «электрон хөкүмәт», «электрон документлар әйләнеше» проектлары турында сөйләячәкләр, аны «Халык контроле» системасы эше белән таныштырачаклар, аңа федераль электрон мәйданчык базасында сәүдә-мәгълүмат кластерын тәкъдим итәчәкләр дип көтелә.   

Моннан тыш, Вячеслав Володин чакыруларны эшкәртү һәм ГЛОНАСС+112 системасы үзәгендә булачак.

Казанда вакытта Вячеслав Володин шулай ук Иске Татар бистәсе территориясен һәм андагы Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни мирас объектларын караячак.  

Төштән соң Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе Иннополис инновацион шәһәренә барачак, анда аңа «Иннополис» махсус икътисадый зонасы проектларын тәкъдир итәчәкләр, шулай ук шәһәрнең кайбер объектлары турында (Попов ис. технопарк, «Иннополис»  университеты, «Иннополис лицее» мәгариф учреждениесе һәм башкалар) сөйләячәкләр. Шулай ук Вячеслав Володинның с Иннополис университетының профессор-мөгаллимнәре белән очрашуы да көтелә.

Вячеслав Володинны эш сәфәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башка рәсми затлар озата йөри.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International